Татарстан коррупциягә каршы комитетының җәмәгатьне кабул итү бүлмәсе Казанда үз эшен башлады

Татарстан коррупциягә каршы комитеты төбәк иҗтимагый оешмасының кабул итү бүлмәсе үз эшен башлады. Ике атнага бер тапкыр республика министрлык вәкилләре коррупция хакындагы шикаятьләрне кабул итәчәк. Мөрәҗәгатьләр шулай ук иҗтимагый оешманың электрон почтасына да кабул ителә.

“Вечерняя Казань” язуынча, беренче эш көнендә экология һәм табигать байлыкларын куллану өлкәсенә кагылган ун шикаять кабул ителгән.