Арча зиратында каберлекләр мәсхәрәләнгән

Казанның Арча зиратында юл буендагы каберлекләр мәсхәрәләнгән. “Комсомольская правда” язуынча, хулиганнар хачлар һәм кабер ташларын аударган. Мәсхәрәләнгәннәр арасында татар, урыс, яһүд каберлекләре бар.

Беренче булып бу хәлне зиратка килгән кешеләр күргән һәм полиция чакырткан. Ничә каберлек мәсхәрәләнгәне билгеле түгел. Май башында Арча зиратында 13 каберлеккә зыян кителергән иде.