Удмуртиянең Яган авылы Сабантуе күренешләре

Хатын-кызлар 50 килограмлы он капчыклары күтәреп чабыша

Әгерҗе районы Тирсә авылыннан килгән Гөлчәчәк Хамитова җилкәсендәге капчык белән беренче булып мәйданны әйләнеп килде

Малайлар йомыркалы кашык кабып чабышуга әзерләнә

Йомыркалы кашык кабып чабышуда бабайлар да катнашты

Сабантуй мәйданы

Яган Сабантуен ел саен “Чишмә” оешмасы җитәкчесе Альберт Әхкәмиев оештыра

Альберт Ахкамиев чыгыш ясаган балаларны туңдырма белән сыйлый

Гер күтәрү ярышы

"Вертикаль" бию төркеме кызлары

Балалар чыгышлары

Хатын-кызлар капчык киеп узышу алдыннан

Сабантуйларда ел саен хөкемдар буларак катнашучы Альфред Сабирҗанов быелгы Сабантуй бәйрәме бик күңелле узуын билгеләде

Малайлар йөгерешкә әзерләнә

Һәр катнашучыга - бүләк

"Ләйсән" төркеме җырчылары

Бәйрәм яңалыклары белән дә истә калачак. Парашют белән сикерүчеләр быел Сабантуйга республика, Кече Пурга районы әләмнәрен тотып төште