Омскида балалар Сабантуе үтте

Омскида балалар Сабантуе

Узган ял көне Омскида балалар Сабантуе үтте. Балалар өчен милли бәйрәмне инде өченче ел рәттән шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

Себер җирендә балалар Сабантуе беренче мәртәбә 2010 елда уздырылган иде. Татар халкының милли бәйрәмен фәкать балалар өчен генә үткәрү балаларда, ата-аналарда гына түгел, хакимият даирәләрендә дә хуплау тапты һәм Сабантуй һәрдаим шәһәр хакимияте, мәдәният департаменты ярдәмендә оештырыла. Бәйрәмне үткәрү урыны, тавыш көчәйткеч аппаратура, табиб хезмәте кебек мәсьәләләр хакимият тарафыннан хәл ителә.

Омскиның милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, эшмәкәр Тамир Әлимбаев милли бәйрәмне үсеп килүче яшь буын өчен махсус оештыру зур әһәмияткә ия дип саный һәм аны үткәрүгә үзе дә зур өлеш кертә. Быелгы бәйрәмгә дә рәхмәт хатлары эшләүгә, транспортка, призлар-бүләкләр алуга тотылган чыгымнарның саллы гына өлешен ул күтәрде.

Чыгымнарга килгәндә, узган елгы бәйрәм шәһәр хакимиятенең грантлар бәйгесендә откан акчага үткәрелгән иде. Ә быел исә тулысынча диярлек иганәчеләр ярдәмендә үтте. Тамир Әлимбаевтан башка бәйрәм үткәрүгә шактый гына өлешен эшмәкәр Әдхәм Сираҗетдинов кертте. Марат Катыров, Серик Корбанбакиев, Рәис Зарипов, Нурзия һәм Марат Кәлимуллиннар кебек эшмәкәрләрнең дә ярдәме шактый булды.

Балалар Сабантуе узган еллардагы кебек «Омски ныгытмасы» тарихи-мәдәни комплексы җирлегендә барды. Бәйрәм татар һәм рус телләрендә алып барылды.

Беренче чиратта һәр елдагыча дога уку йоласы башкарылды. Дога уку өчен сәхнәгә 8 яшьлек Мансур Шарыпов чакырылды, аннан соң сәхнәгә әләмнәр күтәрелде.

Омскида балалар Сабантуе


Әйтергә кирәк, узган елдагыдан аерма буларак, быел татарларның милли бәйрәменә “Метелица” үрнәк колллективы, “Нахаленок” бию ансамбле, “Мөлдер” казакъ мәдәният үзәгенең “Айгерим” үрнәк коллективы, “Луис” әрмән мәдәният үзәгенең җырчылары килгән иделәр.

Омскиның тарихи җирендә балалар өчен оештырылган бәйрәм уеннары, бәйгеләре, җыр-биюләре белән 4 сәгатькә якын дәвам итте. Сәхнәдә татар җырларыннан башка рус, әрмән, казакъ телләрендә җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде. “Өмет” студиясе балалары бәйрәмгә махсус әзерләнгән яңа програм белән чыгыш ясады, «Умырзая» үзешчәннәре дә җыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Уеннарны, бәйгеләрне «Умырзая» ансамбленең һәм өлкә татар милли-мәдәни мохтариятенең яшьләре үткәрде. Милли көрәштән башка 12 төрле бәйге булды, бер баланы да бүләксез калдырмадык, җиңелгәннәргә кәнфит, вак-төяк уенчыклар бирдек, җиңүчеләрне спорт кирәк-яраклары, плеерлар, төрле уенчыклар белән бүләкләдек, һәр баланың күңелен күрергә тырыштык, ди бәйрәмне оештыруга күп көч керткән Гөлсинә Әхмәрова.

Мәсәлән, күп ярышларда катнашып, сәхнәдә замана биюен дә күрсәтергә өлгергән Данис балалар Сабантуеннан бик канәгать калган, миңа бу Сабантуй зурлар Сабантуеннан да күбрәк ошады, бик кызыклы булды, бик күп уеннарда катнаштым, бүләкләр алдым, ди 11 яшьлек Данис Бакиев.

Балалар уеннарда, ярышларда катнаштылар, сәхнәдә дә үзләре чыгыш ясады, бар игътибар аларга булды, дип улының сүзләрен, Гөлҗиһан ханым да хуплады.

Балалар Сабантуенда башка уеннар белән беррәттән, милли көрәш бәйгесе дә оештырылмый калмый. Быел бу бәйгене Омскиның күренекле спортчылары, татар егетләре Тимерҗан Кәлимулин һәм Марат Ямлиханов үткәрде. Яшь көрәшчеләр, җәмгысе 24 үсмер, авырлык буенча 9 төргә бүленеп бил алышты һәм тугыз җиңүче билгеләнде.

Рәсми даирәләрдән бәйрәмгә өлкә һәм шәһәр хакимиятләреннән килгән иделәр. Өлкә мәдәният министры урынбасары Иван Шеин һәм шәһәр мәдәният департаменты мөдире урынбасары Мария Лобова, балалар өчен оештырылган милли бәйрәмнең әһәмияте бәя биреп бетергесез булуын ассызыклады.

“Мондый бәйрәм һичшиксез булырга тиеш, барыннан бигрәк халыкның мәдәният үзенчәлеге саклана. Төрле милләт балаларының катнашуы яхшы, балалар сәләтләрен күрсәтә алалар, рухи һәм иҗади үсеш алырга мөмкинлек туа, бу күпмилләтле Иртыш буе төбәкләренең үсешенә, чәчәк атуына зур өлеш кертү бу, мондый бәйрәмнәрнең һәрьел үткәрелүе мөһим", диде Мария Лобова.

Оештыручылар – милли-мәдәни мохтарият активы да, киләчәктә дә балалар өчен милли бәйрәмне үткәрү зарур дигән карарга килделәр.