Казанда су өстендә Формула-1 узышы үтә

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда су өстендә Формула-1 узышы

23 июньдә Казанда су өстендә Формула-1 дөнья беренчелегенең чираттагы этабы үтә. Татарстан башкаласында мондый ярыш инде икенче тапкыр оештырыла.

Татарстан Гран-при бүләге өчен ярышачак 29 илнең пилотлары җомга көнне Кабан күлендә күнегүләр үткәрде.

Формула-1 узышында катнашкан катерлар корычтан биш кат чыдам материалдан эшләнә. Озынлыгы 6, киңлеге 2 метрдан артык. Авырлыгы 400 кг чамасы. Сәгатенә 100 км тизлеккә ирешү өчен бу машиналарга 4 секунд җитә. Бәяләре 450-500 мең евро.

Казан ярышы быелгы дөнья беренчелеге кысаларында икенче ярыш булачак. Беренчесе 9 мартта Катарның Доха шәһәрендә узган. Казан ярышыннан соң чиратта Украинаның Киев, Кытайның Лючжоу, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби һәм Шардж шәһәрләре килә.

Ярышны оештыручылар Казанда Сабантуй бәйрәме узуын да истә тотып ярышны карарга 100 меңләп тамашачы җыелыр дип фаразлый.

Ярыш кичке биштә башлана.