Татарстанда тугыз яңа партия теркәлү өчен гариза биргән

Татарстанда тугыз яңа партия төбәк бүлекчәләре теркәлү өчен гариза биргән. Алар арасында “Русия шәһәрләре”, “Яңа Русия”, “Яшь Русия”, “Русия хатын-кызлары” халык партиясе, Русия пенсионерлары партиясе, “Яшелләр” Русия экологик партиясе, “Яшелләр альянсы-Халык партиясе”, Русия демократик партиясе һәм Русия республика партиясе (ПАРНАС белән берләшкән) бар.

Теркәлү турындагы карар гариза бирелеп 20 көндә каралачак. Хәзергә Татарстанда 2012 елга кадәр теркәлгән җиде фирка бар.