Татарстанда ел башыннан хезмәт урынында 40 кеше үлгән

Татарстан ширкәтләрендә төрле көтелмәгән хәлләр сәбәпле ел башыннан 40 кеше һәлак булган, 71 төрле авыр җәрәхәтләр алган.

Хезмәт урынындагы әлеге хәлләр нигездә эш оештыруның түбән дәрәҗәдә булуы, иминлеккә игътибар итмәү һәм аңа формаль карау сәбәпле чыга.

Эш урынында һәлак булучыларның артуы 2010 елдан бирле күзәтелә. Ул елны 108 кеше үлгән булса, 2011 елны 115 кеше һәлак булган.