Һиллари Клинтон Мәскәүгә килә

АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон бүген Мәскәүгә килә. Анда ул Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашачак. Сөйләшүнең төп темасы - Сүриядә туган хәлне җайлауда Мәскәү һәм Вашингтонның карашлары.

Чәршәмбе көнне Ак Йорт вәкиле Джей Карни Вашингтонның Сүриядәге барлык тарафларның көч куллану гамәлләрен гаепләп чыгуын әйтте.