Әлшәй татарлары шәҗәрә бәйрәме оештырды

Уразмәт музеенда шәҗәрәләр

Башкортстанның Әлшәй районындагы данлыклы татар авылы Уразмәт бу көннәрдә күп якташларын җыйды. Алар авылга нигез салынуга 265 ел тулуга багышлап оештырылган бәйрәмгә кайтты.

Әлеге бәйрәмнең йөзек кашы булып шәҗәрә бәйрәме һәм алтын туйларын билгеләүче өч гаиләне хөрмәтләү тантанасы торды. Уразмәт авылы үзенең булдыклы уллары һәм кызлары белән киң билгеле. Танылган галимнәр, укытучылар, табиблар, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләрен биргән бу матур татар авылы. Уразмәт халкы үз авылының тарихын җентекләп өйрәнә, милли рухны кадерләп саклый.

Клара Тукаева-Насыйрова

Уразмәтләр туксанынчы еллардан ук инде шәҗәрә бәйрәмнәрен үткәрә. Быел аны сигезенче тапкыр оештырганнар. Бу мәшәкатьле эшнең башында районның шәрәфле шәхесе, элекке танылган укытучы, ә хәзер авыл мәдәният йорты мөдире вазифаларын башкаручы Клара Тукаева-Насыйрова тора. Нәкъ менә ул елның-елы якташларын төрле мәдәни чаралар, шул исәптән шәҗәрә бәйрәмен оештыруга да дәртләндереп, рухландырып тора. Әллә күпме якташларының нәсел агачларын ул үзе дә төзегән. Авылда үзе 10 ел элек оештырган зур шәхси музеенда ул шәҗәрәләр аерым бер бүлмәне биләп тора. “Быелгы шәҗәрә бәйрәменә дә күпкә алдан әзерләнә башлаган идек”, ди Клара ханым.

Шәҗәрә бәйрәме барышында алтын туйларын билгеләүче өч гаилә парын хөрмәтләү дә бик матур оештырылган. Башкаларга үрнәк булып, ярты гасыр бергә тату гомер кичерүче, тәүфыйклы балалар үстергән ата-аналар бу көнне бик күп җылы сүзләр ишетте, котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

Әлеге бәйрәмне оештыручы Клара Тукаева-Насыйрова әле авылның тарихын ныклап өйрәнү киләчәктә дә дәвам итәчәген әйтә. Шул ук вакытта күренекле гаиләләрнең нәсел агачларын төзү эше дә тукталмаячак.