Тубыл шәһәре 425 еллыгын билгеләде

Тубыл шәһәре

Тарихи шәһәрләр исемлегенә кертелгән Тубыл шәһәре 22-24 июнь көннәрендә үзенең 425 еллыгын зурлап бәйрәм итте.

“1586 елны воеводалар Василий Сукин, Иван Мясной һәм письменный голова Данила Чулков гаскәр белән Себергә килеп җитәләр, алар борынгы татар шәһәрләре Чимги-Тура һәм Тубыл-Тура өстендә Төмән һәм 1587 елда Тобольски хәрби кәлгә-калаларын салалар”, дип яза язучы Фәүзия Бәйрәмова.

Дүрт гасырдан артык вакыт эчендә булган тарихи вакыйгалар, якты истәлекле эз калдырган күренекле шәхесләребезнең исемнәрен шәһәребездә урнашкан ике йөздән дә архитектура һәйкәле исемлегендә күрергә була.

Шәһәрнең 425 еллык юбилей тантанасы сәхнәләштерелгән күренешләр, төрле костюмнар белән чуарланган Тубылның үзәк урамыннан барган парадтан башланды. Кремль янәшәсендә урнашкан парк сәхнәсендәге экраннан Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушевның видео котлавы яңгырады, Төмән өлкә думасы рәисе урынбасары Геннадий Корепанов, Тубыл шәһәре хакимияте башлыгы Иван Оленберг тубыллыларны котлап, уңай якка үзгәрешләр турында әйтеп киттеләр, уңышлар теләделәр.

Тубыллылар өчен юбилей көннәрендә Петр Ершов исемендәге шәһәр скверында балалар өчен “Гусенок Дорофей” әкияте сәхнәләштерелеп күрсәтелсә, Ермак бакчасында Светлана Соловьева исемендәге җыр һәм шигърият фестивале кунаклары һәм Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрәләребезнең шигырьләре яңгырады, Ханты-Мансийскидан килгән “Югра-классик” солистлары башкаруында классик әсәрләр, ”Тубыл энҗеләре” концерт програмында катнашучылар тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.

Шәһәрнең 425 еллык юбилей тантанасы



Александр бакчасында “Милләтләр дуслыгы” фестивале оештырылды. Фестивальдә төрле милләтләр диаспаралары, иҗтимагый оешмалар, милли-мәдәни автономияләр, мәдәният үзәкләре катнашты. Декоратив-гамәли сәнгать осталары күргәзмәсе, милли “йорт”лар, төрле милләт халкының милли ризыкларга мул табыннары, мәдәниятләр рухи байлыгын чагылдырган чыгышларга бай сәхнә бәйрәм барышы дәвамында үзләренә чакырып тордылар.

Фестиваль програмын Русия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә лауреат исемен яулап алган “Сударушка” ансамбле ачты, төньяк халыкларының легендалары яңгырады, “Әхтямушки”(җитәкчеләре Ә.Назыров) татар халык җыр ансамбле, казах телендә Болат Җангулов, ”Чаровница” вокал ансамбле (җитәкчеләре Э.Мурадова) һәм башка чыгышлар тамашачылар күңеленә бәйрәм алып килде.

“20 елдан артык татар халкына тугрылыклы хезмәт күрсәткән Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәге артистлары шәһәрдәге төрле чараларда актив катнашалар, әле үзәктә ремонт баруга карамастан, алар юбилейга шәп програм әзерләгәннәр, мин үзәккә еш барам, төрле түгәрәкләргә йөрим”, диде Тәнзилә Мортазина.

Тубыл шәһәренең юбилейлы концерт програмы Кремль янәшәсендә урнашкан зур сәхнәдә дәвам итте. Монда тубыллыларны бәйрәм белән танылган җырчылар Лариса Долина, Максим тәбрикләде.

3 көн барган юбилей програмы буенча Себер губернасының беренче губернаторы Матвей Гагаринга багышланган истәлекле такта куелды, “Себер – тылсым иле” Русиякүләм бөтенсебер фотокүргәзмәсе ачылды, Себер, Урал, Ерак Көнчыгыштан җыелган журналистлар медиа-форумы үтте, тагын да күп күргәзмәләрдә булырга, төрле мәйданнарда концерт, Тубылның танылган кешеләре турында фильмнар карарга өлгерде халык.

Тантана салют белән тәмамланды.