Биләргә 45 илдән мөселман яшьләре килде

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Ислам хезмәттәшлек оешмасының Яшьләр моделе форумына дөньяның 45 иленнән килгән 100дән артык делегат бер атна дәвамында Иранның атом программасы, мөселман дөньясының берләшүе кебек темалар турында фикер алышты. 8 июльдә делегатлар Биләргә сәфәр кылды. Биредә Татарстанның “Сәләт” яшьләр форумы узды. Мөселман яшьләре белән очрашуда президент Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы яшьләрнең дини тамырларга әйләнеп кайтуын ассызыклады.