Казанга паркур десанты төште

Your browser doesn’t support HTML5

10 июльдә Казан милли мәдәни үзәге артында “ParkourcityRussiaTour” чарасының чираттагы өлеше үтте. 1 июльдә Питербурда башланган “ParkourcityRussiaTour” чараларын Русиянең 30 шәһәрендә оештыру ниятләнә. “Без яшьләрне сәламәт тормыш алып барырга өндибез”, дип белдерде әлеге хәрәкәтнең башлап йөрүчесе Евгений Крыннин. Аның сүзләренчә, Русиягә чемпионнар кирәкми, ә сәламәт яшьләр кирәк. Сәламәт яшьләр исә шушындый чаралар белән тәрбияләнә ала.