Казанда сүгенүгә каршы урам җыены үтәчәк

"Помоги другому" исемле иҗтимагый оешма Казан үзәгендә җәмәгатьчелек урыннарында сүгенүгә каршы урам җыены уздырачак.

"Чараның максаты - төрле яктан күп ишетелгән сүгенүнең ямьсез якларын күрсәтү", диде оештыручылар.

Җыен Бауман урамында 23 июльдә үтәчәк.