Казан Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан халкы кичә үз өе керешендә атып үтерелгән дин эшлеклесе Вәлиулла Ягъкубны соңгы юлга озатты. Мәрхүмнең җеназа намазы үзе имам-хатыйб булган Апанай мәчете ишегалдында укылды. Җеназада хөкүмәтне премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров вәкиллек итте. Ләкин хакимияттән чыгыш ясаучылар булмады. Теләгән һәркемгә сүз бирелде. Чыгыш ясаучылар мәрхүмне уңай яктан искә алды, аның эшләгән эшләренә бәя бирде һәм татар халкын бердәм булырга өндәде. ​​Җеназа намазын Җәлил хәзрәт Фазлыев укытты. Мәрхүм Казанда Мәрҗәни мәчете каршындагы Мөселман зиратына җирләнде.