Казанда җинаятьчелеккә каршы урам җыены үтә

Бүген Казанның Ирек мәйданында "Җинаятьчелек һәм канунсызлыкка каршы" иҗтимагый оешма Татарстанда җинаятьчелеккә каршы урам җыенын уздыра.

Әлеге җыен кичә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубка һөҗүмнәргә ризасызлык йөзеннән оештырыла.