АКШның Колорадо кинотеатрында атышларда 14 кеше һәлак булды

АКШ президенты Барак Обама Колорадо штаты Денвер шәһәрендә узган төндә кинотеатрда булган атышларга карата «шок һәм тирән борчылу» белдерде.

Төнге 0.30да противогаз кигән бер кеше кассада торган чират янына килеп ут ачкан. Моңа кадәр ул залга яшь чыгаручы газ сипкән. Полиция бу җинаятьне кылуда шикләнелгән бер кешене кулга алган. Һөҗүмне оештыручылар күбрәк булырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

Тикшерү дәвам итә.