Фәрит Салман: Вәлиулла Ягъкубны ваһабчылар үтерде

Your browser doesn’t support HTML5

Бөтенрусия мөфтияте голәмәләр шурасы рәисе Фәрит Салман: “Вәлиулла Ягъкубның Шагбан һәм Рамазан кебек ике изге ай арасында үлүе, аның шәһит мәртәбәсенә ирешүен күрсәтә”, диде. “Кулымда бу җинаятькә кагылышлы аерым дәлилләр булмаса да, җинаятьне оештыру юллары моны ваһабчылар үтерүен күрсәтеп тора. Аларның Вәлиулла хәзрәткә һәм башка кешеләр белән бергә миңа да интернет аша янаганнары булды. Тикшерү эше тәмамланып бу җинаятьне ваһабчылар эшләмәгәнлеге ачыкланса, да мин моңа ышанмаячакмын”, дип белдерде Фәрит Салман җеназага килгәч.