Госман Исхакый: Вәлиулла хәзрәтнең үлеме бар кешене тетрәтте

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанның элеккеге мөфтие Госман Исхакый: “Шатлыклы Рамазан аенда Вәлиулла хәзрәтнең үлеме бар кешене дә тетрәтте”, диде. “Бу эшне мөселманнар эшләмәде. Без 13 ел буена Вәлиулла хәзрәт белән бергә эшләдек. 13 ел буена бер-беребезгә яман сүзләр әйтешмәдек. Ул кайбер вакытларда мине сәяси авырлыклардан да коткарып калды. Ихласлы иде. Намазын да вакытында укый иде”, дип белдерде Госман исхакый җеназада Вәлиулла Ягъкуб турында фикерләре белән уртаклашып.