Башкортстанның элекке премьеры Сарбаев хөкем карарын көтә

Башкортстанның экс-премьеры Раил Сарбаев

23 июль Уфаның Киров районы мәхкәмәсендә 1.6 миллион сум бюджет акчасы исәбенә шәхси мәнфәгатьләрдә махсус очкыч яллап Австриягә барып кайтуда гаепләнүче Раил Сарбаев өстеннән барган процессның йомгаклау утырышы булды. Прокуратура вәкиле Сарбаевны ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм 1 миллион сум штраф түләтергә чакырды. Хөкем карары 27 июльдә игълан ителергә тиеш.

Башкортстанның элекке премьеры, республика тәхетендә Мортаза Рәхимовны алыштырырга җыенган Раил Сарбаевка карата ачылган җинаять эше тәмамлану алдында тора. Республиканың кайбер басмаларында ул тиздән җитәкчелеккә кире кайтачак дигән фикер таратыла.

Бер караганда бу вакыйгада әллә ни сенсация юк сыман. Русиядә күпме югары түрәләр урлаша, икенче төрле әйткәндә, бюджет акчасын “максатка ярашлы” тотмый. Әмма бу очрак чынлап та гадиләрдән түгел. Ни дисәң дә, Русиянең сәяси аренасында шактый мөһим урын тоткан милли республика, шушы республикада шактый мөһим урын тоткан булган шәхес турында бара. Алай гына да түгел – Сарбаев бүген дә яңадан республика дилбегәсен тулысынча кулына алырга ниятләүче, Рәхимов чорыннан калган башкорт элитасының реаль лидеры булып санала. Башкасы күренми.

Шуңа күрә булса кирәк, кайбер көчләр, әлеге процесс тирәсендә шау-шу чыгарырга тырышалар. Башкорт милләтчеләренең бер интернет-сайтында, 23 июльдәге мәхкәмә утырышы алдыннан, “Башкортстан хөкүмәтенә элекке премьер Сарбаев кайтуы бар” дигән язма пәйда булды. Әлеге язмада, Сарбаевның үтә акыллы һәм белемле премьер булганлыгы, ә гамәли президент Рөстәм Хәмитовның командасына очраклы министрлар тулуы әйтелә.

Иң мөһиме – бу язмада Сарбаевка карата ачылган җинаять эшенең переспективалары юк дип игълан ителә. Имеш, Сарбаевка ниндидер көч структурасы гына каныга. Шуңа күрә Сарбаевның рейтингы үсә генә. Ә Хәмитов командасының уңышсыз эшләве нәтиҗәсендә, диелә анда, Сарбаев торган саен көчле фигура буларак күз алдына баса һәм Хәмитов киләчәктә Сарбаевка вице-премьер урынын бирүе дә ихтимал. Әлеге мәкаләгә чит сайтлардан чүпләп тагылган комментарийларда исә, Сарбаевның бик лаеклы президент булу ихтималлыгы раслана.

Кайбер федераль мәгълүмат чараларының ("Медиакорсет", "Регнум") Башкортстандагы бүлекчәләре сайтларында Сарбаевны аклауга җитдирәк тотынганнар. "Медиакорсет"тагы “Башкортстанның элекке премьерын Русия канун чыгаручылары яклый” дигән материалдан аңлашылуынча, Сарбаев файдасына бер дума депутаты – Александр Бурков авыз ачкан икән. Аны да бик зур итеп ачмаган. Ул, бары тик: әлеге процесс “кемнеңдер мәнфәгатендә хокук саклау органнарын файдалану” дигән фараз ясый һәм Сарбаевның гаепле булуына шикләнүен белдерә.

"Регнум"да басылган материалның бәһасы зуррак булырга охшаган. Андагы мәкаләнең күләме дә, исеме дә масштаблырак. Ул “Башкортстанның экс-премьеры Раил Сарбаевка карата ачылган җинаять эше – Мортаза Рәхимовның абруена зыян китерергә маташу” дип аталган. Әмма Сарбаевның гаепсезлеген дәлилләүгә килгәндә, шул ук иске “фактлар”: Сарбаев үзенең гаебен танымый, Мортаза Рәхимов үзенең элекке премьеры файдасына сөйләгән, бу эштә өченче якның мәнфәгатьләре бар.

Сүз дә юк, әлеге процесста икенче якның да, өченче якның да, дүртенче якның да мәнфәгатьләре бардыр. Кайбер язмаларда, Сабаевка карата җинаять эшен ФСБ идарәлеге ачуына басым ясыйлар. Имеш, алар бу эштә актив катнаша. Мөгаен шулайдыр да. Әмма бит Сарбаевны Башкортстан тәхетенә утыртырга җыенучы республика хакимиятендәге төркем, үзе шул ук ФСБга, дөресрәге аның Башкортстандагы идарәлеге башлыгы Виктор Палагинга каршы сугыш ачты. 2010 елның февралендә, ул вакытта премьер Сарбаев файдасына эшләүче Башкорт яшьләре берлеге Уфадагы ФСБ бинасы каршында :”Палагин, Башкортстаннан олак!” дигән шигар астында пикет, ә март аенда шул ук шигар астында, Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле янында митинг үткәрде.

2010 елның февралендә Сарбаев файдасына эшләүче Башкорт яшьләре берлеге үткәргән митинг



Бу вакыйгалардан соң үткәрелгән матбугат конференциясендә, Азатлык хәбәрчесенең: “Башкорт яшьләрен шушы лозунглар белән урамга чыгару артында кемнәр торуы билгелеме?” дигән соравына җавап биреп, Виктор Палагин: “Барысының да исем-фамилияләре билгеле”, дигән иде.

Күзәтүчеләр фикеренчә, башкорт элитасы Палагинга басым ясап, аның Сарбаевның кырын эшләрен тикшерүен туктатырга ниятләгән булган. Ә бу хәлләргә хәтле төрле мәгълүмат чараларында, шул ук Сарбаевның, республиканың милек мөнәсәбәтләре министры булып эшләгән чагында төзелүче Йомагуҗа сусаклагычы тирәсендәге йөзләгән миллион сумлык җәнҗалларга катнашы булуы ихтималлыгы язылган иде. Ә аңа хәтле, 2008 елны, Сибай каласы прокуроры Хәниф Карачуринны үтерүдә гаепләнеп төрмәдә утыручы Сибай каласының элекке ГАИ башлыгы Нуриәхмәт Шаһиевның Русиянең баш прокурорына хат язуы мәгълүм булды. Бу хатта Шаһиев Карачуринны үтерергә заказ бирүче итеп ул вакытта Сибайның башлыгы булган Раил Сарбаевны күрсәткән булган.

Көч структураларындагы Сарбаевның дошманы бер Палагин гына булмаган ахры. Һәрхәлдә, 2008 елның октябрендә интернет-сайтларда таралган бер аудиоязмада, Сарбаевныкына үтә охшаш тавышлы кеше, ул вакытта Башкортстан эчке эшләре министры булган Игорь Алешин адресына, сүгенү сүзләренең иң катыларын кулланып яңгыраткан иде. Сарбаев әлеге аудиоязманы ялган дип чыкмады, берәүне дә мәхкәмәгә бирмәде.

Сарбаев һәм аның артында торучылар, 2010 елның июнендә үткән III Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Палагинны гына түгел, гомумән, Мәскәү Кремлен куркытырга маташтылар. Сарбаев рәислегендә үткән бу чарада байтак чыгышларда кем Башкортстан президенты булырга тиешлеген башкортлар үзләре белә, безгә читтән китерелгән кеше кирәкми диелде һәм, хәтта, халыкның үз мәнфәгатьләрен яклап күтәрелеп чыгарга хокукы барлыгы да әйтелде.

Бу – башкорт элитасының зур хатасы булды булса кирәк. Шушы корылтайдан соң тиз арада республикада президент алышынды, премьер Сарбаев урынын югалтты һәм бераздан аңа карата җинаять эше ачылды. Кайберәүләр бүген аны яңадан көчле сәяси фигура итеп күрәселәре-күрсәтәселәре килсә дә, бу переспективасыз эш, әлбәттә. Сарбаевның һәм аңа ияреп татарга каршы юнәлтелгән башкорт милләтчелегенең кире кайтуына беренче чиратта татарлар каршы. Пәрдә арты татар элитасы каршы. Шуңа күрә дә Сарбаев шәп менеджер, ул яңадан республика башына кайтачак дигән язмалар артында, нинди дә булса оешкан сәяси көчләрне түгел, ә бары тик яхшы гонорар алучы журналистлар һәм сәясәтчеләрне генә шәйләү дөрес булырдыр.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.