Татарстанның Югары мәхкәмәсе өч тоткынны сак астында калдырды

Татарстанның Югары мәхкәмесе дин әһелләренә һөҗүмнәр белән бәйле өч кешенең кулга алынуы канунга туры килә дигән карар чыгарды

Мәхкәмә “Вакыф” фонды җитәкчесе Мурат Галиев, Үзбәкстан ватандашы Абдуназим Атабоевның һәм Диния нәзарәтенең күәт структуралары белән элемтәләр өчен җаваплы Марат Кудакаев яклаучылары биргән шикаятьләрен кире какты.

Алар өчесе дә 20 сентябрьгә кадәр сак астында калачак. Рәсми төстә бу һөҗүмнәргә бәйле тагын 4 кешенең кулга алынуы, берничә кешегә илдән китәргә рөхсәт ителмәү хакында хәбәр ителде.

19 ильдә Казанда мөфти Илдүс Фәиз машинасы шартлатылган иде, ул бу һөҗүмдә яраланды. Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Валиулла Якупов өенең ишек алдында атып үтерелде.