Һиндстан премьеры милләтара бәрелеш корбаннарына ярдәм вәгъдә итте

Дәһли – Һиндстан рәсмиләре илнең төньяк-көнчыгышында дини һәм милләтара бәрелешләрдән зыян күрүчеләргә ашыгыч ярдәм вәгъдә итте.

Ассам төбәгендә булган чуалышларда кимендә 53 кеше һәлак булган, 400 меңнән артык кеше торган җирен ташлап киткән.

Премьер-министр Манмохан Сингх бүген чуалышлар булган урынга барып, корбаннарның туганнарына ярдәм вәгъдә итте.

Җирле бодо кавеме белән мөселманнар арасында бәрелешләр 4 бодо кешесенең үлеменнән соң узган атна башланып китте. Бу үлемнәр өчен бодолар мөселманнарны гаепләп чыкты.

Иминлек көчләре вазгыятьне берничә көннән соң гына контрольгә ала алды. Төбәккә өстәмә гаскәрләр китерелгән.