АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Африкага сәфәрен башлады

Һиллари Клинтон

Клинтон 10 көн эчендә Африканың җиде дәүләтендә булырга ниятли. Сенегалдан соң ул Көньяк Суданга юл алачак. Бу ил әле узган ел гына Суданнан аерылып бәйсезлек алды.

Клинтон Көньяк Судан һәм шулай ук Уганда, Кения һәм Малави җитәкчелеге белән иминлек, терроризм һәм әфьюн контрабандасына каршы көрәш, икътисади хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшәчәк. Кушма Штатларның Африка илләренә ярдәменең яңа програмнары да игълан ителер дип көтелә.

Клинтон үзе Көньяк Африка республикасына да барып килергә җыена. Ул анда илнең элекке президенты Нельсон Мандела белән очрашачак. Дәүләт секретаренең Африкага сәфәре Гана да төгәлләнәчәк. Клинтон 10 август көнне бу илнең элекке президенты Джон Атта Миллзны җирләүдә катнашачак.