Азатлыкка кереп булмаса – нишләргә?

30 июль дүшәмбе көнне Казанда Таттелеком провайдеры мөштәрие булган берничә укучыбыз Азатлык радиосы сәхифәсенә керә алмаулары турында хәбәр итте. Мондый очракта нишләргә? Укучыбыз Рөстәм Хәйруллин анонимайзер, прокси хезмәтләр кулланып карарга киңәш итә. Сезнең игътибарга аның язмасын тәкъдим итәбез.

  • Нинди дә булса сайтка кергәндә аноним булып калырга (үзегезнең IP-адресыгызны яшерергә – аны белгән очракта сезнең кем һәм кайдан булуыгызны ачыкларга мөмкин) телисезме?
  • Сезнең эш урыныгызда кайбер сайтларга (VK, Facebook һ.б.) керергә рөхсәт ителмиме?
  • Яраткан сайтыгызга керү мөмкинлеген провайдер блокладымы?

Бу очракларда сайтларны "яшерен" юл белән ачу мөмкинлеге бар! Моның өчен анонимайзер кулланырга кирәк.

Анонимайзер – челтәрдә компьютер/кулланучы турында мәгълүматны яшерү әсбабы. Аның берничә варианты бар: прокси-сервер һәм веб-прокси. Беренчесе үзе ике төргә бүленә: гизгечләргә (браузерларга) кирәкле көйләүләр генә куеп, прокси-сервер хезмәтләреннән файдаланып була, яисә махсус программаны компьютерга урнаштырып була (мәсәлән, Tor).

Әмма иң гади ысул булып веб-прокси кала: браузерның адрес кертү юлына анонимайзерның веб-адресын кертәсең дә, ачылган биттә кирәкле сайт адресын язасың. Анонимайзер соратылган битне эшкәртә һәм үз исеменнән кайтара, ягъни сез бер сайтта утырган көе генә башка сайтның битләрен карый аласыз.

Барлык анонимайзерларның да эшләү принцибы веб-проксиларныкы кебек үк. Сез керергә теләгән бит башка сервердан кайтарыла, нәтиҗәдә керү тыелган (блокланган) сайтлар ачыла башлый. Проксилар гадәттә чит илләрдә урнашканга күрә, ил эчендә блокланган сайтларны да карау мөмкинлеге туа. Мәсәлән, Кытайда "Бөек Кытай Файрволы" ярдәмендә ябылган сайтларны шындый ысуллар белән карап була.

Әмма анонимайзерлар куллану куркынычсызлыкны тәэмин итә алмый. Прокси урнашкан серверда махсус програмнар куелган булса, алар сезнең хисап язмаларыгызны (логин – серсүзләрне) урларга мөмкиннәр. Шуңа күрә шәхси мәгълүматлар язарга уйласагыз, ышанычлы һәм тикшерелгән анонимайзерлар гына кулланырга кирәк. Ә бары тик ябык сайтларны карап чыгасы гына булса, теләсә кайсысын сайларга мөмкин.

Бүгенге көндә иң ышанычлы анонимайзер булып Tor програмы санала. Аның турында мәгълүматны Википедиядән яки програмың рәсми сайтыннан ала аласыз. Ә гади веб-проксиларны эзләгечләрдә (Google, Яндекс) "анонимайзер" сүзен кертеп таба аласыз. Эзләргә иренүчеләр өчен берничәсенә сылтама:

http://www.psiphon.ca/
http://www.4proxy.de/
http://www.school-unblock.com/
http://www.adihash.net/
http://hideme.ru/
http://jailbreaked.net/

Рөстәм Хәйруллин
Казан шәһәре