Төркиядә 50 артык генерал һәм адмирал эшләреннән бушатылды

Төркиянең Югары хәрби шурасы утырышыннан соң 50 артык генерал һәм адмиралның вазифадан бушатылуы хакында игълан ителде.

Аларның күбесе Рәҗәп Тайип Эрдоганга каршы сүз куешуда гаепләнеп кулга алынган иде. Аларны вазифадан бушату карары президент Абдулла Гүл раслаганнан соң гына игълан ителде.

Рәсми төстә бу карар эш урыннарын кыскарту кирәклеге белән аңлатылды.
Бер офицерны пенсия яшенә җитү сылтавы белән эштән бушаттылар.

Соңгы елларда тикшерүчеләр Эрдоганны һәм аңа теләктәшлек күрсәтүче исламчыларны хакимияттән читләштерү омтылышлары булуы турында әйтеп килә.

Күп кенә күзәтүчеләр бу мәхкәмә эшләрен илдәге дөньяви хакимиятнең терәге дип саналган хәрбиләрнең абруын төшерер өчен алып барыла, дип саный