Башкортстан президенты хөкүмәт эшенә үзгәрешләр кертте

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов республика хөкүмәте белән оператив идарәне үз өстенә алу, хөкүмәтнең беренче вице-преьмеры вазифасын кертү турында каралар имзалады.

Шулай ук хөкүмәт башлыгына яңа вазифалар өстәлә, ул республика президенты күрсәтмәләренең үтәлешен тикшерәчәк, Сәнәгать һәм инновация министрлыгының, Тарифлар комитетының эшен багачак.

Яңа кертелгән беренче вице-премьер вазифасына Рауф Нугуманов билгеләнде. Ул Уфаның Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм үсеп баручы 5 илнең БРИКС оешмасы җыеннарына әзерлек мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк.