Татарча җырлаучы әрмән егете

Your browser doesn’t support HTML5

Аршак Алтунянга 23 яшь. Ул тумышы белән Грузиядән, милләте белән әрмән. Аршак гаиләсе белән 1990 елларда Татарстанга күчеп килә һәм Биектау районында төпләнеп кала. Дөбъяз мәктәбендә укып үскән әрмән егете татарча яхшы белә һәм бу телне көндәлек тормышында да актив куллана. Тукай теленә булган хөрмәте һәм татарчага ихтыяҗ турында Аршак Азатлык хәбәрчесенә сөйләде.