Бангладеш мәчетендә 13 кешене яшен сугып үтерде

Бангладешның төньяк-көнчыгышында яшен сугудан кимендә 13 кеше һәлак булды, 15-ләп кеше яраланды.

Каза кичә кич башкала Даккидан 200-ләп чакрымдагы Сунамгандж төбәгендәге бер авыл мәчетендә намаз вакытында булган. Корбаннар арасында мәчет имамы да бар.

Бангладешта яңгырлар чорында яшен сугудан ел саен йөзләрчә кеше һәлак була.