Канар утрауларында ял итүчеләрне янгыннан коткаралар

Испаниянең Гирона вилаятендә дә урманнар яна

Канар архипелагына кергән Гомера һәм Тенерифе утрауларында янгыннарны сүндерү эше дәвам итә. Узган төндә меңнән артык кеше ут баскан бистәләрдән чыгарылды. Ял итүчеләрне көймә белән утрауның Сан-Себастьян шәһәренә илтеп гимназия бинасына урнаштырганнар.

Хакимиятләр сүзләренә караганда, янгын “экологик яктан бәяләп бетермәслек кыйммәтле урманнарны юк иткән”. Янгын китергән зыян әле саналмаган, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.

Янгын Тенерифе утравында да чыкты. Узган кыш бу утрауларда соңгы 70 елдагы иң коры кыш булды. Моңа өстәп җәйнең дә коры һәм эссе килүе сәбәпле урманнар яна башлады. Утрауларда 40 дәрәҗә эсселек.