Татарларны мыскыл итүдә гаепләнгән Павел Хотулев эше Казанда 21 августта каралачак

Татарстан башкаласындагы 52 яшьлек эшмәкәр Павел Хотулев интернетта татар милләтеннән булган кешеләрне мыскыл итүдә гаепләнә. Хотулев 2011 ел азагы – 2012 ел башында “Мой Мир” социаль челтәрендә “Русский язык в школах Татарстана” төркемендә татарларны мыскыл итә торган язмалар калдырган булган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, ул язмалар милләтара низаг тудырырлык, шуңа да бу эш хәзер җинаять кылу буларак тикшерелә. Аңа карата 282 маддә нигезендә (милләтара низаг тудыру) җинаять эше ачылды.

Хотулев эше 21 августта Казанның Совет район мәхкәмәсендә каралачак.