Туниста меңләгән кеше хатын-кызлар хокукларын яклап чыкты

Тунис башкаласында дүшәмбе кичендә хатын-кызлар хокукларын яклап урам җыены узды. Рөхсәтсез тагын бер пикет илнең үзәк өлешендәге Сфакс каласында оештырылды.

Урам җыенында катнашучылар хөкүмәтнең яңа конституциягә тәкъдим ителгән хатын-кызлар хокукларын киметкән төзәтмәгә ризасызлык белдерде.

1956 елда кабул ителгән конституциядә Тунис гарәп дөньясында беренче булып ирләр һәм хатын-кызларның хокуклары тигез, дип билгеләде. Шулай ук ул канун күпхатынлылыкны һәм никахларның ирләрең “өч сүз әйтеп кенә” таркатылуын тыйды.

Хакимияткә килгән исламчы партиясе бу канунны кире үзгәртергә тәкъдим итә.