Марат Гатин "Казан Кирмәне" җитәкче урынбасары итеп билгеләнде

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан президентының дини оешмалар белән эшләү идарәсенең элекке башлыгы Марат Гатин “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиеваның урынбасары итеп билгеләнде. Гатин Кол Шәриф мәчете белән бәйле мәсьәләләр өчен җаваплы булачагын хәбәр итте. Татарстан президенты фәрманы нигезендә Марат Гатин 13 августта идарә җитәкчесе вазифасыннан бушатылды. Татарстанның Арча районында туып үскән Гатин Каһирәдә гарәп теле һәм ислам нигезләрен, шулай ук политогия фәнен, Казан Дәүләт педагогия университетында филология укыган.