Казанда Иран сәнгать күргәзмәсе ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанда Иран сәнгать күргәзмәсе ачылды

Казан Кирмәнендәге Кол Шәриф мәчетендә “Иран сәнгате көзгесендә Коръән” исемле каллиграфия күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә Иран сәнгатьчеләренең 50дән артык каллиграфия әсәре тәкъдим ителә. Оештыручылар сүзләренчә, чара “Русиянең рухи дөньясында мөселман һәм татар халкының гореф-гадәтләре” проекты кысасында оештырылган.

15 августта ачылган күргәзмә Ураза гаетенә багышлана һәм 21 августка кадәр һәркемгә ачык булачак.