Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ишекләрен ача

Халыклар дуслыгы йорты

Халыклар дуслыгы йорты мөдире Ирек Шәрипов төрле милләтләргә эшчәнлек алып бару өчен бу яңа бинада шартларның күпкә яхшырак булачагын әйтә.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты 29 август көнне эшли башлар дип көтелә. Монда төрле милләтләр бер-берсе турында яхшырак белсен өчен шартлар тудырылачакмы? Татарлар белән киңрәк таныштыру мөмкинлеге тудырылганмы? Әлеге һәм башка сорауларга Ирек Шәриповның җавапларын тәкъдим итәбез.

– Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында республикадагы милләтләрнең милли мәнфәгатьләрен кайгырту өчен җитәрлек шартлар тудырылган дип әйтеп буламы?

– Кулланылышка тапшырыла торган Халыклар дуслыгы йорты Русиядәге иң матур һәм иң зур дуслык йортыдыр. Биредә 4 мең квадрат метрдан артык мәйдан бар. Монда республикадагы милли-мәдәни оешмалар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Бу аларның эш кабинетлары гына түгел. Бүген 300 кешелек концерт залы кулланылышка тапшырыла. Аны бик яхшы итеп җиһазлау күз алдында тора. Яхшы тавыш һәм ут җиһазлары урнаштырылачак. Яңа кәнәфиләр куелды инде. Моннан тыш биредә 75 кешелек конференцияләр залы, 25 кешелек сөйләшүләр бүлмәсе һәм, безнең өчен горурлык булырдай, мәгълүмат үзәге бар.

Ирек Шәрипов

Мәгълүмати үзәк дигәнебез ул – элекке дуслык йортында китапханә генә булса, биредә безнең ун компьютерлаштырылган һәм зур тизлекле интернетка тоташтырылган эш урыны булдырыла. Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән мәгълүмати үзәктән бөтен зур милли китапханәләргә чыгу мөмкинлеге тудырылачак. Ягъни киштәдәге казакъ, үзбәк, кырыгыз китабы гына түгел, безнең максат – турыдан-туры Казакъстан, Үзбәкстан һәм Кыргызстанның милли китапханәләре белән элемтәләр булдыру һәм аларның фондларына керү мөмкинлеген тудыру. Моннан тыш, һэр милли оешманың уз кабинетларындагы эш урыннары да аерым компьютер белән жиһазландырылып, алар да интернетка тоташтырыла.

Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән бергә тагын бер уртак проектны тормышка ашырып киләбез. Ул дуслык йортыннан телекүперләр оештыру, аралашу мөмкинлеге бирә торган җиһазлар да биредә булачак. Моның аша үзебезнең милли оешмалар вәкилләре белән җыелып тугандаш республикалар, илләр белән телекүперләр оештырырга момкинлек алабыз.

– Дуслык йортында аерым аш бүлмәсе дә була дип ишеткән идек, бу дөресме?

– Күп эшләр уртак фикергә килү дәрәҗәсендә. Монда бер кафе ачып җибәрү мөмкинлеге бар, әмма без әлегә үзебез күзаллап җиткермибез, бу көндәлек эшли торган кафе булачакмы, әллә төрле халыкларның милли бәйрәмнәр үткәргәндә, аларның кунак кабул иткәндә һәм шулай ук җыелышлар үткәргәндә генә җыела торган табын булачакмы икәнлеген. Нинди рәвештә тгенә булмасын ул милли рухтагы, Татарстан һәм аның халыкларының байлыгын күрсәтә торган кафе булачак.

– Дуслыкны ныгыту өчен төрле халыкларның гореф-гадәтләрен башкаларга да күрсәтү мөмкин булачакмы? Гадәттә Татарстанда төрле милли чаралар үткән вакытта ул күп очракта теге йә бу милләт вәкилләре өчен генә оештырыла һәм анда шул бер милләт вәкилләре генә катнаша.

– Дуслык йортын һәр көнне эшли торган һәм һәркемгә монда кызык булырдай урын итеп күз алдына китерәбез. Бу йортка кем генә кайчан гына килеп керсә дә, Татарстан турында һәм биредә яшәүче халыклар һәм республиканың милли сәясәте турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырырга тырышабыз.

Монда даими эшләүче дүрт күргәзмә дә булачак. Безнең дүрт залыбыз бар. Аларның берсендә Татарстан рәссамнар берлеге белән бергә һәрвакыт күренекле рәссамнарның һәм фоторәссамнарның күргәзмәләре оештырылачак. Икенче катта Татарстандагы халыклар һәм аларның милли оешмаларына багышланган даими эшләүче күргәзмә булачак. Өченче катта безнең милли оешмаларның якшәмбе мәктәпләре бүлмәләре урнашкан. Анда без милләтләр турында сөйләүче өченче күргәзмәне оештырачакбыз. Халыклар дуслыгы йортының музей бүлмәсе дә бар, анда Татарстан җитәкчелегенә һәм республикадагы милли оешмаларга тапшырылган бүләкләр урнаштырылыр дип ниятләп торабыз.

– Урамнан үтеп барган кеше "Халыклар дуслыгы йорты" дигән язуны күреп, җиңел генә сезнең бинага кереп бу күргәзмәләр белән таныша аламы? Аларны "сез кем, нишләп йөрисез" дип ишек төбеннән үк борып чыгармаслармы?

– Безгә сәяхәтчеләрне оешкан төстә кабул итү күңеллерәк булыр иде. Бүген үк безнең хезмәткәрләр Казандагы сәяхәт оешмалары һәм Казанның мәгариф идарәсе белән элемтәгә кереп бу йорт ачылгач оешкан төстә төркемнәр кабул итү өчен эш башлады. Без эшчәнлегебез турында Татарстандагы һәр кешенең белеп торуын телибез. Бер-беребезне яхшы белсәк – төрле милләтләр арасындагы аңлашылмаучылык та, бер-берсенә сораулар да кими төшәчәк. Без – ишекләре ачык булган йорт.

– Татарларның милли үзенчәлекләре, аларның тормышы, греф-гадәтләре белән башка милләтләрне ничегрәк таныштырырга уйлыйсыз? Чөнки, кем генә булмасын, алар Татарстан республикасында яшәүчеләр. Татарлар белән уртак тел табырга җиңелрәк булсын, татар дөньясын киңрәк белсеннәр өчен татар теле курслары ачып җибәрергә җыенмыйсызмы?

– Башка халыклар белән беррәттән бездә татар халкы турында мәгълүмат булачак. Татар халкы турында сөйләгәндә, минем шуны ассызыклап үтәсем килә, без бүген Татарстанның Милли музее, Милли китапханә, рәссамнар берлеге, мәгълүматлаштыру министрлыгы кебек оешмалар белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре корып җибәрдек. Татар халкы турында тирәнтен кызыксынган кеше була икән, дуслык йорты кысаларында гына түгел, ә хезмәттәшләребез белән дә элемтәгә керергә ярдәм итәчәкбез.

Бүгенгә кадәр телләр өйрәнү өчен безнең киң кырлы эшчәнлек алып барырга мөмкинлек юк иде. Яңа бина барлыкка килгәч шартлар туды. Бу эшнең ничек корылырга тиешлеге ул халыкның үзенең дә соравыннан һәм теләгеннән дә торачак. Бу эшне тиешле дәрәҗәдә оештырырга әзер.

– Күпләр Татарстанга яхшырак тормыш эзләп килеп монда яши башлый. Хокукый якка игътибар биреп бетермәүчеләр дә бар. Хокукларына да, монда килгәч үтәлергә тиеш кануннарга да игътибар итмиләр. Аннары кайберәүләр качып яшәргә мәҗбүр була. Алар өчен хокукый ярдәм үзәге булдырырга уйламыйсызмы?

– Әлегеләр белән бүген миграция хезмәте шөгыльләнә. Килгән халык һәм дәүләт оешмалары арасында арадашчы булып торучы милли оешмалар бар. Шулай булса да Халыклар дуслыгы йорты кысаларында да бу эшчәнлек алып барыла. Чөнки безнең бинада милли оешмалар утыра. Республикага эш эзләпме, тормышта үз урынын эзләп килгән кешеләр алар еш кына безнең милли оешмаларга мөрәҗәгать итә. Бу яктан үзбәк, азәрбайҗан, әрмән оешмалары бик уңышлы эшләп килә. Татарстанга килүчеләр еш кына нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итәләр дә. Безнең оешмалар ярдәм дә итәләр, миграция хезмәте белән арадашчы да булып торалар, рухи ярдәм дә күрсәтәләр. Эш табуда да, үз бизнесларын булдыруда да ярдәм кулы сузалар.