Нәбиуллин: “Ихлас мәчете мәхәлләсе өчен милләт юк”

Your browser doesn’t support HTML5

“Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Ихлас мәчете тарафыннан үзенә янаулар булуын әйтә. Наил 2 августта урамда матбугат очрашуы үткәргән өчен урам җыеннары үткәрү канунын бозуда гаепләнүчеләрне хөкем итүче мәхкәмәдә Әл-Ихлас мәчете тарафдарлары белән очрашырга теләмәгән. Нәбиуллин сүзләренчә, алар Аллаһ исемен кулланып аңа төрле янаулы сүзләр әйткәннәр. Аның эше 23 августта каралырга тиеш. “Азатлык” татар яшьләре белән Әл-Ихлас мәчете мәхәлләсе арасындагы каршылык Камал театры каршында үткән җыеннан башлана.