Рамил Әсхәдуллин: “Татар җырында баян булырга тиеш”

Your browser doesn’t support HTML5

Җәен дә татар эстрадасы музыкантларының кызу эш вакыты. Билгеле җырчы һәм музыкант Рамил Әсхәдуллин яшь башкаручылардан башлап Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимовларга кадәр көйләр яза. Ул берничә ел элек Мәскәүдәге Останкинода урнашкан студиядә эшләп, рус, чит ил йолдызлары белән күрешеп кайту бәхетенә ирешә. Бүген Рамил Казанда татар эстрадасына хезмәт итүен дәвам итә. Аны тамашачылар “Мунча ташы” юмор театры аша да яхшы белә. Ул аларның яңа сезонга әзерләнүләрен әйтте.