АМУР берләшмәсендә 60лап кеше ачлык тота

Свердлау өлкәсендәге АМУР («Урал автомобильләре һәм моторлар”) берләшмәсендә хезмәт хакы бурычларын түләүне таләп итеп ачлык тотучылар саны арта. Бүгенге көндә каршылык чарасында 57 кеше катнаша.

Берләшмә бөлгенлектә дип игълан ителгән. Аның җитәкчелеген өлкә прокуратурасы тикшерә.