Төркиядә автобуста бомба шартлап тугыз кешене үтерде
Your browser doesn’t support HTML5
Төркиянең көньяк-көнчыгышында Сүрия белән чик буендагы Газиантеп шәһәрендә машина шартлап тугыз кеше һәлак булды. Аларның дүртесе - балалар иде.
"Дүшәмбе булган шартлауда яраланган 12 яшьлек кыз бала бүген хастаханәдә үлде," дип белдерде Төркия премьер-министры урынбасары Бәшир Аталай.
Һөҗүмдә 70ләп кеше яраланды, дүртесенең хәле аеруча авыр, дип хәбәр ителә. Шартлау полиция бинасы янында булды, берничә машина һәм автобуска ут капты.