Швейцариянең Лозанна университеты каршындагы клиник үзәк хәбәр итүенчә, биредәге радиология тикшерү үзәге элекке фәлестин җитәкчесе Ясир Арафатның мәетен тикшерәчәк. Моңа аның хатыны ризалык биргән. Үзәк белгечләре Үрдүн елгасының көнбатыш ярына барып кабердән мәетне казып алачак.
Арафатның киеме һәм шәхси әйберләрендә полоний табылгач аның мәетен тикшерү үтенече белән Фәлестин хакимиятенең хәзерге җитәкчесе Мәхмүд Габбас чыкты.
Ясир Арафат 2004 елның ноябрендә 75 яшендә Париж янындагы хәрби госпитальдә вафат булды.