Грузиядә кораллы төркем кулга төшергән тотыклар азат ителгән

Грузиядә билгесез кораллы төркем тотык итеп алган бөтен кеше дә азат ителгән. Бу хакта Грузия эчке эшләр министры урынбасары Шота Хизанишвили белдерде. Аның әйтүенчә, хөкүмәт көчләре үткәргән махсус операция вакытында 11 кораллы сугышчы үтерелгән. Грузия махсус билгеләнү хезмәтенең өч хезмәткәре һәлак булган, биш хезмәткәр яраланган.

Хокук саклау оешмасы белдерүенчә, бу диверсантлар төркеме Русия ягыннан кергән. Алар Телавски районында яшәүче берничә дистә кешене тотык итеп алган. Грузиянең махсус билгеләнү хезмәте аларны боралаклар ярдәмендә Русия белән чиктәш Дагыстан җирләрендә Лопота тарлавыгында чолгап алган.

Радиобыз хезмәткәре, кораллы сугышчыларның күбесе үтерелгән, зур булмаган төркем каршылык күрсәтә, дип белдерә.