Татарстан президенты халыкны Республика көне белән котлады

Татарстан башкаласында Республика бәйрәме, 2011 ел

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Республика көне уңаеннан халыкка котлау мөрәҗәгатен ирештерде.

"Инде 20 елдан артык Татарстанда социаль-икътисади һәм сәяси үзгәрешләр бара. Республика тормышының мөһим вакыйгалары яңа Конституция кабул итү, федераль үзәк белән вәкәләтләрне бүлешү турында шартнамәне имзалау, социаль-икътисади үсеш программаларын тормышка ашыру булды", диелгән президент мөрәҗәгатендә.

Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанның уңышы аның көчле икътисадында, хокукый дәүләте һәм җәмгыятьнең бердәм булуында.