Республика (Суверенитет) көне көчле сак астында үтте

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстан суверенитет көнен бәйрәм итте

Соңгы елларда Республика көне дип йөртелгән 30 август – Суверенитет көне чаралары быел Казанның унбер урынында оештырылды.
22 ел элек игълан ителгән мөстәкыйльлек көне уңаеннан Камал театры янындагы мәйданда “Уйнагыз гармуннар” фольклор бәйрәме үтте. Анда теләгән һәркем үз гармунында уйнап катнаша алды. Соңрак шушы ук мәйданда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшыру тантанасы булды.

30 августның Республика һәм Шәһәр көненә әйләндерелеп калдырылуына ризасызлык белдереп Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) вәкилләре Тукай һәйкәле янында пикет оештырды.

ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт 30 августның канун нигезендә Татарстан суверенитеты көне дип игълан ителгән булуын искәртте.

“Без Татарстанның чыннан да мөстәкыйль булуын таләп итәбез. Республика көне белән Суверенитет көне – икесе ике мәгънәгә ия”, диде ул.

30 августта Камал театры янындагы мәйданда үткән бәйрәм чаралары узган елдагылардан аермалы буларак көчле сак астында үтте. Килгән халык мәйданга тикшереп кертелде.

Казанда Республика көне