Азәрбайҗанда автобус поезд белән бәрелешеп 7 кеше һәлак булды

Азәрбайҗан башкарасы янындагы Локбатан авылында юлчылар утырган автобус тимер юлына чыгып поезд белән бәрелеште. Нәтиҗәдә кимендә җиде кеше һәлак булды, 30лап кеше яраланды.

Юл казасында автобус йөртүчесе гаепле, дип фаразлана.