Яңа ачылган TMTV татар музыкаль каналы яшь башкаручыларның җырлары белән бергә, аларның дөньяга карашларын да күрсәтә икән. Бу хакта TMTV һәм “Татар радиосы” алып баручысы Dj Айваз Садыров "Кызган таба" тапшыруына биргән әңгмәсендә әйтте.
Айваз үзе төрле юнәлештә эш итә, “Татар радиосы” ди-джее, татар дискәтүкләрендә dj, музыкант, тамашарлар алып баручы, тамада. Шуңа да ул үзен аерым алып бер өлкәдә генә шөгыльләнәм дип әйтә алмады. Киләчәктә журналистика һөнәрен ныграк үзләштерергә, шул өлкәдә үсәргә тели. Бүген әңгәмә алу серләренә TMTV каналында баручы “Татар музыкаль авангард” тапшыруында өйрәнә. Әлеге өлкәдә Айваз Владимир Познерны үрнәк итеп алган. Үз тапшыруларында 15-20 минут дәвамында җырчыларны сөйләтеп, аларның дөньяга карашларын, фикерләрен барлый икән.
“Минем фикеремчә, татар эстрадасында 20% җырчы гына акыллы фикер йөртә ала, калган 80%ы җырларын ятлап, яңа күлмәк күрсәтеп биеп йөри. Яшь һәм урта буын артистлар арасыннан “Татар музыкаль авангард” тапшыруында катнашкан егет-кызлардан; Салават Миңнехановны, Илназ Гариповны, Гөлназ Сәфәрованы аерып әйтә алам”, ди Dj Айваз Садыров.
“Оятсыз фото-видео сурәтләр татарда да булачак”
Dj Айваз
Ул ялангач фотога төшеп танылу алган яшь башкаручы Алинә Бәшировадан да әңгәмә алган. Аның бу адымына Айваз нормаль карый.
“Ялангач фотога төшүне ул миңа хыялым дип аңлатырга тырышты. Алинәнең бу адымы калганнардан аерылып тору теләге иде. Тәнен күрсәтеп фотога төшү хыялы булган дигәнгә ышанмыйм, алай булса, ул аны халык арасына чыгармас иде.
Әлбәттә, татар милләтенә бу күренеш хас түгел. Ләкин бу алымнар бездә дә булачак. Биш-ун елдан соң ышанып әйтә алам - оятсыз фотосурәтләр, оятсыз клиплар татарларда да күренәчәк һәм бу нормаль күренешкә әйләнәчәк”, ди Айваз.