Путин түрәләрнең эш яшен арттыручы канун өлгесе тәкъдим итте

Русия президенты Владимир Путин югары дәрәҗәдәге түрәләрнең эш яшен 65тән 70кә кадәр арттыручы канун өлгесен Дәүләт думасына тәкъдим итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге документ турында язылган аңлатмада бу үзгәрешнең югары квалификацияле белгечләрне саклау өчен эшләнүе әйтелә. Канун кабул ителсә, җитәкчелектә булган югары дәрәҗәдәге түрәләр 70 яшькә кадәр эшли алачак.