Төркиядә хәрби келәттә шартлауда 25 кеше һәлак булды

Төркиянең көнбатышындагы Афион вилаятендә корал сакланган хәрби келәттә 25 хәрби һәлак булды һәм биш хәрби яраланды.

Радиобыз корреспонденты хәбәр итүенчә, бу шартлау гранаталар сакланган урында булган. Хәрбиләр шартлау сәбәбе тикшерелә дип белдерә.