Путин юл күрсәткән торналар көньякка барып җитә алмаган

Your browser doesn’t support HTML5

Русия президенты Владимир Путин 5 сентябрьдә дельтаплан белән очып юл күрсәткән торналар көньякка барып җитә алмаган. Аларны очкыч белән кире тыюлыкка кайтарганнар. Кечкенә торналар үз көчләре белән оча алмый – аларга юл күрсәтүче зур кош кирәк. Орнитологлар моның өчен дельтаплан кулланырга уйлады. Сирәк кошларның саны кимү проблемына игътибар җәлеп итү өчен бу чарада Путин да катнашты. Ләкин ул юл күрсәткән кошлар кыргый торналар төркеменә кушылып китә алмаган. Президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков хәбәр иткәнчә, бу уңышсызлыкка карамастан, Путин торналарны саклау эшен дәвам итәчәк.