Обама икенче тапкыр президентлыкка намзәт булды

Your browser doesn’t support HTML5

Американ президенты Барак Обама демократлар фиркасенең аны икенче тапкыр президентлыкка тәкъдим итүен рәсми рәвештә кабул итте. Төньяк Каролина штатының Шарлотт шәһәрендә үткән демократлар корылтаенда Обама, бу юлы американ сайлаучысы бер-берсеннән моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә аерылып торган ике юлның берсе өчен сайларга тиеш булачак диде. АКШта президент сайлау 6 ноябрьдә үтә.