Сочида митинг оештырырга теләгән активистлар тоткарланды

Сочида Кудепста авылында җылылык электр станциясе төзелешенә каршы митинг оештырырга теләгән алты активист тоткарланган.

“Яблоко” фиркасе белдерүенчә, аларның икесе – Алексей Мандригель һәм Виктор Чириков Краснодар өлкәсе канун чыгару җыенына депутатлыкка теркәлгән намзәтләр. Сочидагы эколог Сурен Газарян әйтүенчә, тоткарланганнарның берсенә – Иван Карпенкога полициягә буйсынмаганга протокол язылган.

Шулай ук активистларның Краснодардан Сочига барган машинасын да полиция алган. Газарян сүзләренчә, полиция, машинада экстремист эчтәлектәге китаплар булырга мөмкин, дип белдергән.