Вашингтон һәм Нью-Йоркта 9/11 корбаннары искә алынды

Your browser doesn’t support HTML5

2001 елның 11 сентябрь һөҗүмнәре корбаннарын искә алу чарасы иртәнге 8 сәгать 46 минутта -- Сәүдә үзәгенә беренче очкыч килеп бәрелгән вакытта башланды. Ак Йортта үткән чарада АКШ президенты Барак Обама хатыны Мишель белән катнашты. Матәм чаралары Нью-Йоркта да үтте.