"Орда" хакында тискәре уйлар чынга ашты"

Your browser doesn’t support HTML5

20 сентябрьдә Казанның "Родина" кинотеатрында "Орда" кинофильмы күрсәтелә башлады. Азатлык радиосы фильмны караган бер төркем журналист һәм кино сөючеләрнең фикерләре белән кызыксынды.

Фикер алышуда журналистлар Саша Долгов, Алия Сабирова, Римма Бикмөхәммәтова, Әлфия Бәдретдинова, галимә Резедә Сафиуллина, режиссер Рәмис Нәҗмиев катнашты. Фикерләр төрле булды, тик "Орда"га берсе дә уңай бәя бирмәде. "Орда" фильмы хакындагы тискәре уйлар чынга ашты", диде алар.